“Белем бирү өлкәсендәге инновацияләр” номинациясендә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” IX Республика конкурсының беренче этап нәтиҗәләре
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик һәм фәнни берләшмәләргә “Белем бирү өлкәсендәге инновацияләр” номинациясендә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” IX Республика конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнү хакындагы мәгълүматны җиткерә һәм үзләренең проектларын халык алдында якларга тиеш булган катнашучыларның исемнәрен игълан итә.
Проектларны яклау 2013 нче елның 22 нче ноябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Попов урамы, 10 нчы йорт (ФГБОУ ВПО “КНИТУ”, “Г” корпусы). Проектларны яклауда катнашучылар һәм үткәрү вакыты турындагы мәгълүматны биредә карый аласыз.
Проектларны яклау Microsoft Power Point программасында эшләнгән презентация белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Чыгышка бирелгән вакыт - 5 минут.
Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 231-41-61 телефоны буенча ала аласыз.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat