Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту (2 сыйныф)
Тема: Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту.
Максат:
1. Кушу һәм алуның язып исәпләү алымнарын ныгыту;
2. Исәпләү күнекмәләрен, фикерләү тизлеген, балаларның игътибарын, танып-белү активлыгын, логик фикерләвен, хәтердә калдыру сәләтен үстерү;
3. Төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш, мөстәкыйльлек тәрбияләү;
Җиһазлау: Дәреслек, ноутбук, экран, индивидуаль биремнәр белән карточкалар, тест.
Тип: Ныгыту дәресе.
Дәрес барышы.
1. Оештыру. (Слайд) 1. Математика.
- Исәнмесез, укучылар! Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшеп алыйк.
- Исәнмесез!
- Кәефләрегез ничек, укучылар?
- Яхшы.
- Хәзер бер-беребезгә карап елмаешып алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, математика дәресебезне башлап җибәрик.
2. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Телдән исәпләү. (Слайд 2)
Иң элек “Әйләнмәле мисаллар” эшләп алыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту (2 сыйныф) | 106.64 KB |