Эш программасы татар теле һәм әдәби уку 4 сыйныф
Эш программасы МБОУ 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2013-2014нче уку елына күрсәтелгән дәресләр санына яраклаштырылды. Атнага 2 сәг., елга 70 сәгать. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды,вакытлы дәүләт стандартына нигезләнеп төзелде.Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары алынды,вакытлы дәүләт стандартына, “Татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на нигезләнеп төзелде. Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгәнА.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслеге белән тәэмин ителгән.
Авторы:А.Г.Яхин, Казан, Мәгариф, 2011. 4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя: татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;әдәби әсәрләрне дәрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү; әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру; белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эститик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.
Төп бурычлар: уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү; укуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту; матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру; бәйләнешле телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр йогынтысында табигатькә сакчыл караш,үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру;укучыларның әсәрне эмоциональ кабул итүенә ирешү; хисләрне әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету; әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Эш программасы татар теле һәм әдәби уку 4 сыйныф | 75.33 KB |