Ютазыда балалар иҗат үзәкләрендә техник юнәлешне торгызырга әзерләнәләр
13 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ютазы муниципаль районында балалар иҗат үзәгендә техник юнәлешне яңадан торгызып җибәрү мөһим. Моның өчен тиешле шартлар һәм җиһазлар кирәк, дип хәбәр итә үзәк директоры Ралит Хәйдәров.
Район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге мәсьәләне чишәргә, ярдәм итәргә ышандырды, кирәк булган җиһазлар исемлеген әзерләргә кушты. Балаларның дәресләрдән соң ни белән шөгыльләнүләре безнең өчен мөһим булырга тиеш һәм никадәр күбрәк бала түгәрәкләргә йөрсә, шуның кадәр яхшырак, диде.
Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru