18-24 ноябрь көннәрендә Казанда чит ил студенты атналыгы узачак
ТР Студентлар лигасы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе белән берлектә Халыкара студентлар теләктәшлеге атнасы кысаларында Чит ил студенты атналыгын үткәрергә җыена, дип хәбәр итә “ТР Студентлар лигасы” оешмасы матбугат хезмәте.
Проект идеясе “Россиянең чит ил студентлары” республика семинарында туган, анда Татарстанның чит ил студентларының тормыш сыйфатын күтәрүгә йөз тоткан резолюция кабул ителгән. Бу мәсьәләне хәл итүдә төп бурычларның берсе республикадагы чит ил студентларына адаптация чорында ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Чит ил студенты атналыгы кысаларында Студентлар лигасының чит ил студентлары белән эш буенча комитет проектларын презентацияләү, ТР Халыклар дуслыгы йортында “Халыклар дуслыгы” студентларның мини-футбол лигасын презентацияләү, 23-24 ноябрьдә “Сосновый бор” санаторие базасында чит ил студентлары өчен актив мәктәбен үткәрү ниятләнә.
19 нчы ноябрьдә шушы темага багышлап “Татмедиа” агентлыгында матбугат конференциясен уздыру планлаштырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru