Бүген Камалда - Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән Арча халык театры
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Арча халык театры Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтә. Керү – чакыру билетлары буенча.
Билгеле булганча, Казанда агымдагы елның 6-22 ноябрь көннәрендә театр коллективларының “Идел йорт” дип исемләнгән сигезенче төбәкара фестивале уза. Быел башкала тамашачысына иҗат җимешләрен Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Баулы, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче районнары, Казан шәһәре, Башкортостан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халык театрлары тәкъдим итәчәк.
Арча халык театры Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен дә төбәкара фестиваль кысаларында күрсәтә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru