Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе
«...Шиһабетдин Мәрҗани бер иде, кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен ифтиһардыр».
Исмәгыйль Гаспарлы
Татар халкының гаять бай тарихы, мең ярым еллык язма әдәбияты, киләчәк буыннарга мирас калдырырлык, буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән матур йолалары, гореф-гадәтләре, татар әдәбиятының җәүһәрләреннән саналган әсәрләре бар.
«Ничек итеп мирас гасырлар дәвамында юкка чыкмаган, югалмаган, таралмаган?» - дип сорау бирүчеләр табылыр. Әдәби мирасны өйрәнүдә татар халкының зур тарихи язмышын күргән, тарихны һәрьяклап тирәнтен өйрәнеп, барлап, башка көчләр тарафыннан бетерелүгә юл куймаган мәгърифәтчеләребез, тарихчы-галимнәребез ярдәме белән бүгенге көн кешеләренә барып ирешкән, тапшырылган ул. Аларның хезмәт-эшчәнлеге үткәннәр белән бүгенге тормышны бәйләүче бердәнбер көч ул, дип уйлыйм мин. Менә шуның өчен дә тормыш юлларын татар халкының этногрфиясен өйрәнүгә һәм шушы өлкәдә булган белемнәрен таратуга багышлаган күренекле галимнәребезнең эшчәнлеген өйрәнү зарури, минемчә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе | 37.43 KB |