Норлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде
11 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Норлат китапханәсенең уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырылган. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла.
- Бу даими күргәзмә, ул яшьләрнең ихтыяҗы һәм кызыксынуына карап яңартыла. Без аларның игътибарын җәлеп итүне генә бурыч итеп куймыйбыз, яшьләрдән китапханәбездә тагы ниләр күрәселәре килүе турындагы фикер һәм тәкъдимнәрен көтәбез, - ди җирлекара китапханә директоры Роза Липатова.
Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru