Тел белән бәйле булмаган белгечлекләр буенча белем алучы студентлар “Полиглот” конкурсында көч сынаша ала
20-21 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Телләр институты Татарстанның Студентлар лигасы белән берлектә тел белгечлеге белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча белем алучы студентлар арасында чит телләрне белүгә “Полиглот” конкурсын үткәрә. Бу хакта КФУ ның рәсми сайты хәбәр итә.
Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Полиглот” (ике һәм аннан да күбрәк чит тел) һәм “Тәрҗемәче” (бер чит тел буенча). Бәйге дүрт тел юнәлеше буенча оештырылачак: инглиз, немец, француз, испан телләре. “Полиглот” номинациясендә катнашуның мәҗбүри шарты булып, конкурс программасында күрсәтелгән чит телләрнең, ким дигәндә, икесен белү санала; “Тәрҗемәче” номинациясендә катнашу өчен бер чит телне белү дә җитә. Конкурс тәмамлангач барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Бәйге ике этапта узачак: аның беренчесе аудирование, лексик-грамматик тестлаштыру, чит телдә язма текстны аңлауны үз эченә алган язма турдан гыйбарәт. Икенче этапка килгәндә, “Полиглот” номинациясендә ике чит телдә телдән сөйләү, “Тәрҗемәче” номинациясендә рус теленнән чит телгә телдән эзлекле тәрҗемә ясау.
Конкурс чараларыннан тыш, катнашучылар өчен әзерләнгән программага дүрт тел буенча кызыклы викторина, чит телләрне өйрәнүдә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәл эше, мастер-класслар, Казанның күркәм урыннарын карау белән бәйле мәдәни программа керә.
Конкурста катнашу өчен заявкаларны 15 нче ноябрьгә кадәр poliglot.kfu2013@gmail.com. электрон адресы буенча тапшыру зарур.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru