Япониядә дөнья ректорлары җыены
3 Jul, 2008 Сылу 0
Япониядә беренче тапкыр Университет саммитының “зур сигезлеге” җыелды. Биредә дөньяның билгеле университетларыннан 37 ректоры җыелды. Җыенда фикер алышкан төп проблемаларның берсе – глобаль жылыну.
Мисал өчен, япон галимнәре Төньяк полюста барган табигый процесслардан борчыла. Алга таба да температура күтәрелсә, күпләп боз эриячәк, коры җирләр су астында калачак икән.
Саммит “зур сигезлек” исемен йөртсә дә, биредә илләр саны сигез генә түгел иде. Ректорлар фикер алышкан глобаль проблемалар җир шарында яшәүче бар халыкка да кагыла.
Чыганак: www.5ballov.ru