Баулыдагы егетләр һәм кызлар машина йөртүче һөнәренә өстенлек бирә
Мәктәпара укыту комбинатында 330 өлкән сыйныф укучыларыннан торган 24 төркем тупланган.
Быел Баулы муниципаль районының мәктәпара укыту комбинатында 330 өлкән сыйныф укучыларыннан торган 24 төркем тупланган.
13 төркем “В” һәм “С” категорияләре буенча автомобиль йөртүче белгечлеген үзләштерә. 6 төркем – “Пешекче” курсын, 5 төркем “Азык-төлек товарлары сатучысы” курсын сайлап алган. Егетләр һәм кызлар машина йөртүче һөнәренә өстенлек бирә. Транспорт булмау сәбәпле, еракта урнашкан авыл мәктәпләре үзләренең өлкән сыйныф укучыларын укыта алмыйлар.
1 сентябрьдән укыту комбинаты урнашкан мәктәп бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Анда тәрәзәләр, ишекләр, җылылык системасы алыштырылган. Комбинат коллективы да моңа үз өлешен керткән. Шулай итеп, укучылар хәзер һөнәрләрне якты һәм җыйнак кабинетларда үзләштерәләр, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru