Компьютер уеннары балаларның ни дәрәҗәдә яхшы күрүен тикшерергә ярдәм итәчәк
6 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Әлеге яңа җайланма мультфильмнар, компьютер уеннары уйнаган вакытта баланың күз күрү эшчәнлеген тикшерәчәк.
Яңа ысулны Американың Теннесси штаты Университетының Космосны өйрәнү институты галимнәре уйлап тапкан. Җайланма, бала мультфильм караган вакытта, инфракызыл нурлар ярдәмендә аның күрү үзенчәлекләрен бәяли һәм мәгълуматны табиб өчен саклый. Иң кызыгы шунда: бала табиб белән йөзгә-йөз очрашмый,ул бары тик мультфильм карый, яки компьютерда уйный.