Белдерү: Казан Кооператив институтында халыкара яшь галимнәр конференциясе узачак
1 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
15 ноябрьда Казан Кооператив институтында "Яшьләр һәм фән" дип исемләнгән халыкара яшь галимнәр конференциясе уздырыла. Конференциядә презентацияле чыгышлар, тематик түгәрәк өстәлләр уздырыла. Чара нәтиҗәсендә мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак. Катнашырга теләгән очракта nirs2012@mail.ru адресына үз эшләрегезне җибәрә аласыз.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.
Чыганак: Казан Кооператив институты