Идел-Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары хакында галимнәр илкүләм сөйләшүгә җыела
Казанда Тарих институты фәнни шуның буенча конференция уздырачак.
“Идел буе һәм Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары (XVI гасыр-XVIII гасыр башы)” – шундый темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Бөтенроссия фәнни конференция уздырырга җыена.
ТФА сайты хәбәр иткәнчә, 6 декабрьгә билгеләнгән фикер алышуга төбәктә идарәнең яңа системасы урнашуы һәм үсеше, этносоциаль процесслар, хакимиятләрнең конфессиональ һәм милли сәясәте, төбәк халыкларын күчерү һәм демография, халыкларның үзара мөнәсәбәтәре һәм багланышлары мәсьәләләре, Идел-Урал халыклары тарихы фәне тарихы һәм аларның тарих, мәдәният буенча чыганаклары, тарихи топонимика һәм лексикография мәсьәләләре һ.б. темалар чыгарыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru