Бүген Казанда классик татар җыр сәнгатенең дәвамчысы Айрат Имашев концерты уза
Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист, опера җырчыларының Марио Ланца (Филиньяно, Италия) исемендәге XIV халыкара конкурсы дипломанты Айрат Имашев концерты уза.
Айрат Имашев өченче яңа концерт программасына яңа җырлар, ария һәм романслар кергән. Концертта Айрат Имашев Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Шуберт, Григның татар, рус, итальян һәм немец романсларын башкара. Тамашачылар шулай ук итальян җырларын татар телендә ишетәчәкләр.
Айрат Имашев - сирәк очрый торган бәрхет баритон тавышка ия һәм сәнгать белгечләре фикеренчә, классик татар җыр сәнгатенең дәвамчысы булып тора. Айрат Имашев - республика, бөтенроссия һәм халыклара конкурслар лауреаты, Россия Президентының сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге консерватория аспиранты, Г.Тукай исемендәге филармония солисты.
Айрат Имашевның репертуары киң: ул халык җырларын да, опера партияләрен дә, Рөстәм Яхин романсларын да, немец вокаль циклларын да башкара.
Чыганак: http://tatarile.org