Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында кул эшләре округ күргәзмә-конкурсы
2013 нче елның 16-18 нче октябрендә Йошкар –Олада Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында кул эшләре округ күргәзмә-конкурсы үтте. Бу конкурста Татарстан Республикасы данын Алабуга балалар йортыннан Петров Сергей, Гречнева Юлия, Лаеш балалар йортыннан Кутузова Анастасия, Лениногорск балалар йортыннан Терехов Денис, Түбән Кама балалар йортыннан Васильева Алена якладылар. Конкурска киткәнче укучылар делегациясен Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов очрашуга чакырды.
Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче, чыгарылыш сыйныф укучысы Сергей Петров Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округының урындагы вәкиле Бабич Михаил Викторовичка үзе, үзенең картинасы, балалар йортындагы көнкүреш турында интервью бирде һәм үзенең киләчәккә планнары белән таныштырды.
Бу конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм барлык катнашучыларны да дипломнар, электрон планшет һәм баллы күчтәнәчләр белән Мари Эл Республикасының баш федераль инспекторы , Россия Федерациясе Президентының ПФО дагы вәкиле ярдәмчесе Юрий Золотарев бүләкләде.
Конкурстан балалар яңа үрләргә яңа омтылышлар белән кайтып киттеләр.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat