Яшь галимнәргә Е.К.Завойский исемендәге премия тапшырыла
24 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бүген сәгать 3тә КФУның актлар залында яшь галимнәргә Е.К.Завойский исемендәге премия тапшыру тантанасы була.
Е.К.Завойский исемендәге премия тапшыру Казан һәм тулаем Татарстанның фән юлыннан барган яшьләре өчен әһәмиятле вакыйга санала. 1997 елның сентябрендә Евгений Контсантинович Завойскийның 90 яшьлек юбилеена гамәлгә куелган әлеге бүләк эксперименталь, теоретик һәм кулланма физика өлкәсендәге мөһим уңышлар өчен бирелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru