ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре Грозныйда җиңү яулады
Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев Мәхмүд Әсамбаев исемендәге V халыкара бию конкурс-фестивалендә катнашты.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев, Грозный шәһәрендә Мәхмүд Әсамбаев исемендәге V халыкара бию конкурс-фестивалендә катнашып, икенче дәрәҗә премиягә лаек булды.
Казанлыларның көндәшләре арасында Россиянең 11 субъектыннан һәм 4 чит илдән – Абхазия, Болгария, Алжир һәм Казахстаннан биючеләр бар иде. “Соло”, “Дуэт” һәм “Төркемләп бию” номинацияләрендә алтмышлап биюче көч сынашты. Аларның иҗатын “Балет” журналы баш мөхәррире Валерия Уральская җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
Бәйге ике турда узды. Беренче көнне Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев “Күрешү” татар биюен башкарды. Бу биюне сәхнәгә Татарстан Республикасы артисты Ләйсән Хәмитова куйган. Әлеге номерның көе дә – халыкныкы, ул тамашачыга күренекле сәнгатькәр Рәшит Мостафин эшкәртүендә тәкъдим ителә. Икенче турда биючеләребез Мохтар Минһаҗев эшкәртүендәге кытай халык музыкасына куелган “Елга буенда” дигән бию белән чыкты.
Ялгыз биючеләр арасында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Алсу Галиуллина дипломга лаек булды, дип хәбәр итә Руслан Шиһабетдинов.