25-27 октябрьдә Татарстанда күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар узачак
25-27 октябрьдә Татарстанда күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 2008 елда якты дөньядан киткән Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
12 декабрьдә ике тугандаш халыкның – татар һәм кыргыз халыкларының уртак улы Чыңгыз Айтматовка 85 яшь тулган булыр иде.
Татарстанга мәдәният, мәгълүмати сәясәт һәм туризм министры Солтан Раев җитәкчелегендә Кыргызстан Республикасы делегациясе килә, анда шулай ук Россия Федерациясендә Кыргызстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Болот Юнысов һәм башка рәсми затлар, Чыңгыз Айтматовның сеңлесе Роза Айтматова, СССРның Халык артисты, актер, кинорежиссёр Болот Шамшиев, КРның Халык язучысы Казат Акматов та бар.
Программада – Ч. Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция, «Халыкның рухи терәге» дип аталган китап күргәзмәсе, кыргыз фоторәссамнәренең «Чыңгыз Айтматовның галәме» исемле күргәзмәсе ачылу, Ч. Айтматов иҗатына багышланган «Сүзем минем – җаным минем» (2013 ел) дигән документаль фильм күрсәтү.
24 октябрьдә Ч. Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар Мәскәүдә узачак. Әлеге чараны Кыргызстан Республикасы Вәкиллеге һәм М.И. Рудомино исемендәге Бөтенроссия Дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе уздыра. Башлана – 16.00 сәгатьтә.
Программада – Ч.Т. Айтматовка бюст кую тантанасы (авторы – РФның Халык рәссамы Г.В. Франгулян), КРның Атказанган сәнгать эшлеклесе А. Федоровның «Ч. Айтматов һәм аның җире» дигән фотокүргәзмәсе, «Ч. Айтматовның дөньякүләм яңгырашы» дип аталган язучының китаплары күргәзмәсе бар.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat