ТР Фәннәр академиясендә А.Н.Туполевның тууына 125 ел тулуга багышланган тантана уздырыла
Андрей Николаевич Туполевны бөтен дөнья XX гасырның иң мәшһүр авиаконструкторы дип таныган, исеме техник прогрессның алтын фондына кереп калган.
31 октябрь сәгать 2дә ТР Фәннәр академиясендә илебезнең мәшһүр авиаконструкторы, СССР ФАнең хакыйкый әгъзасы, генерал-полковник-инженер, Хезмәт Герое һәм 3 тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт премияләре һәм бүләкләре лауреаты А.Н.Туполевның (1888-1972) тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш була. Анда республика җитәкчелеге вәкилләре, Казан авиация институтын (КАИ) тәмамлап, Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә эшләүче предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, республикада укучы яшьләр катнашачак, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Андрей Николаевич Туполев җитәкчелегендә самолетларның 100дән артык тибы проектланганы, шуларның 70е серияләп төзелгәнлеге гомуммәгълүм. Галим 1919 елдан Мәскәүдә Үзәк аэрогидродинамика институтында, 1922 елда шуның җирлегендә Проектлау Конструкторлык бюросы һәм тәҗрибә заводы оештыра, 1924-25 елларда тулаем металлдан эшләнгән “АНТ-2” 1әм “АНТ-3” самолетлары төзи. Аның самолетларында 78 дөнья рекорды куелган, барлык кыйтгаларны сөйләргә мәҗбүр иткән һәм заманы өчен гаять үзенчәлекле, катлаулы булган 30лап очышлар (перелет) ясалган, шул исәптән 1937 елда Төньяк котып аша “АНТ-25”тә - Америкага. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елда, А.Н.Туполев Казанда эшли. 1941-1945 елларда Туполев җитәкчелегендәге Конструкторлык бюросы белән төзелгән самолетлар Бөек Ватан сугышы елларында файдаланыла, аның җитәкчелегендә беренче реактив бомбардировщик “ТУ-12” 1947 елда, 1954тә “ТУ-104” һәм 1957дә “ТУ-114” пассажир самолетлары, тизлеге тавыштан да тизрәк булган (сверхзвуковой) беренче пассажир самолеты 1968 елда төзелә. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (1992 елга кадәр - КАИ) 1973 елдан бирле горурлык белән исемен йөрткән А.Н.Туполев ватан авициясен алга җибәрү юлында тәҗрибә-конструкторлык бюроларына җитәкчелек итәрлек - В.М.Петляков, П.О.Сухой, В.М.Мясищев, А.И.Путилов, В.А.Чижевский, А.А.Архангельский, М.Л.Миль, А.П.Голубков, И.Ф.Незваль, А.А.Туполев, С.А.Лавочкин кебек танылган авиаконструкторлар һәм галимнәр тәрбияләгән. Андрей Николаевич Туполевны бөтен дөнья XX гасырның иң мәшһүр авиаконструкторы дип таный, исеме техник прогрессның алтын фондына мәңгелеккә керә. Биредә шуны да искәртеп үтик: узган гасырның 30 нчы еллары ахырында ул репрессияләнә, аннары аклана.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru