«Татарстан Республикасы укытучыларының һөнәри үсеш» программасы
21 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
2013 нче елның 26 нчы сентябреннән республика күләмендә “Татарстан Республикасы укытучыларының һөнәри үсеш” программасы старт алды. Ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Educare International Consultancy Сингапур компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында үткәрелә.
Тренинг 21 нче гасырда уңышка ирешү өчен укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
26 нчы сентябрьдән 10 нчы ноябрьгә кадәр республиканың 48 муниципаль районыннан җыелган 15000 укытучы ике көнлек семинарда катнашачак.
Укытучыларга уку эшчәнлегендә нәтиҗәле укулар һәм уңышлар телибез!
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat