Татар дәүләт “Әкият” курчак театры “Кәҗә белән сарык” әкияте белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольләргә чыга
19 Oct, 2013 root 0
Татар дәүләт “Әкият” курчак театры 21-25 октябрь көннәрне Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольләргә чыга. Белем.ру порталына театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Гәрәй Рәхим инсценировкасы белән татар телендә эшләнгән әлеге әкият-тамаша күп кенә яшь тамашачыларны үзенә җәлеп итәргә өлгергән инде.
Әкиятне карарга теләгән тамашачылар өчен гастрольләр турында тулырак мәгълүмат хәбәр итәбез. Гастрольләр:
- 21 октябрьдә – Лениногорск шәһәрендә (шәһәр мәдәният йорты),
- 22 октябрьдә – Азнакай шәһәрендә(Балалар иҗаты үзәге),
- 23 октябрьдә – Алабуга шәһәрендә (1 нче номерлы татар гимназиясе),
- 24 октябрьдә – Түбән Кама шәһәрендә (Т.Миңнуллин исем. татар дәүләт драма театры бинасында),
- 25 октябрьдә – Әлмәт шәһәрендә (Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында) узачак.