Яңа уку елыннан стипендияләр үсә
1 Jul, 2008 Сылу 0
Россия студентлары стипендиясе 200 сумга күтәрелде. 2008нче елның 1 сентябреннән стипендия 1100 сум күләмендә булачак. Һөнәри белем алучылар исә яңа уку елыннан 400 сум стипендия алачак.
Узган җомга көнне Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта "Минималь хезмәт хакы турында"гы, "Югары һәм югары уку йортларын бетергәч алган белем турында"гы законнарга шундый үзгәртүләр кертте. Искә төшереп үтәбез, моңарчы югары уку йортларында белем алучы кызлар-егетләр 900 сум, ә көллият һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары 315 сум ала иде.
Чыганак: www.5ballov.ru