"Белем җәүһәрләре" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Г.Камал театрында узачак!
"Белем җәүһәрләре" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак! Тантана 11.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда бәйгенең рәсми сайты хәбәр итә. Бәйгенең җиңүчеләре 2013 елның 8 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 3711/13 номерлы боерыгы белән расланган һәм финалга чыккан укытучылар һәм укучыларны чакырып хат юллаган инде.
Быелгы бәйгедә барлыгы 68 сайт катнашкан, сайтлар белән танышып чыккан экспертлар финалга алар арасыннан 34 сайтны тәкъдим иткән.
Бәйгедә катнашучылар арасында укытучылар да, укучылар да, китапханәчеләр дә, гади сайт ясаучылар да бар. Иң куанычлысы - татар сайтлары чит илләрдә дә ясала һәм укучыларны үзенә җәлеп итә. Шундый проектларның берсе - "Сaravanarba" проекты - Франциядә ясалган һәм бәйгенең дипломанты исеменә лаек булган! Сайтның авторлары Инера Сафаргалиева һәм Жан Потье ясаган әлеге интернет-проект татар, рус, француз, инглиз телләрендә эшләп килә.
Бәйгене оештыру комитеты чараны яктыртырга массакүләм матбугат чараларын һәм татарча интернет-проектлар ясау белән кызыксынган һәркемне әлеге тантанага көтеп кала!
Тантанага чакырылган финалистлар исемлеге: http://konkurs.belem.ru/node/245