belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

7 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы “Кнәз гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Рамилә Фәтхетдин кызы

Тактада аклы-каралы яшелчәләр рәсемнәре.

- Сезгә рәсемнәр ошыймы?

- Сез нәрсәләр үзгәртер идегез? (Төрле төсләргә буяр идек.)
Төрле төстәге акбурлар ярдәмендә укучылар яшелчә рәсемнәрен төрле төсләргә буйыйлар.

- Безнең рәсем нишләде? (Матурайды.)

- Хәзер төслелекне, матурлыкны сүзләр белән әйтеп карагыз.
Укучылар яшелчәләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.

- Сүзтезмәләр төзегәндә сез кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр? (Нинди? - Какой? Какая? Какое?)

- Алар нәрсә белдәрә? (предметның төсен, формасын)

- Мондый сүз төркеме рус телендә ... (имя прилагательное), ә татар телендә ... (сыйфат) дип атала.

- Барыгыз да булдырдыгыз! Хәзер, әйдәгез, экранга карап, сыйфат турында әйткәннәрне кабатлап китик.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе 2.89 MB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (рус мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 16:02): http://belem.ru/node/4479