Әле бер вакытта да укытучы һөнәренә карата бүгенге көнге кебек игътибар, хөрмәт һәм шул ук вакытта таләпнең булганы юк иде – Энгель Фәттахов
Ул республиканың белем бирү системасында 75 меңнән артык кеше эшләвен, укучылар белән берлектә аларның саны 900 меңгә җитүен билгеләп үтте.
Кичә Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көнендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан укытучыларына теләкләрен җиткерде.
Ул республиканың белем бирү системасында 75 меңнән артык кеше эшләвен, укучылар белән берлектә аларның саны 900 меңгә җитүен билгеләп үтте. ТР Президентына мәгариф өлкәсенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. “Татарстанда укытучының абруен күтәрү өчен күп нәрсә эшләнә”, - диде министр. Һәм соңгы ике елда Татарстан белем бирү системасына 11 млрд. сум акча салынуын хәбәр итте.
“Дөрестән дә, укытучы һөнәре элек-электән үк тормышның әйдәп баручысы булды. Ул бүген дә шулай булып кала килә. Мин укытучы гаиләсендә үскән кеше буларак, әле бер вакытта да укытучы һөнәренә карата бүгенге көнге кебек игътибар, хөрмәт һәм шул ук вакытта таләпнең булганы юк иде, дип курыкмыйча әйтә алам. Мин моны материаль яктан да, укытучыларның абруен күтәрү буенча да, алар алдында торган бурычлардан чыгып та әйтә алам. Шуңа күрә, хөрмәтле укытучылар, без үз һөнәребез белән горурланырга, аңа тап төшермәскә тырышырга тиеш. Әгәр республикабыз, хөкүмәтебез шундый шартлар тудыра икән, без үзебездән торганын эшләргә тиеш. Әлбәттә, без сезнең белән әйбәт, тәүфыйклы, тәрбияле, тормышта үз урынын таба торган яшь буынны әзерләп бирергә тиеш, дип исәплим. Татарстан мәгариф системасы ул Россиядә һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Ул бүгенге көндә дә шулай. Киләчәктә дә безнең алда торган бурычларны укытучылар коллективы белән үтәп чыгарбыз дип ышанам”, - дип бәйрәм белән котлады.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru