Мәскәүдә Фуат Мансуров истәлегенә багышланган концерт уздырылачак
9 октябрь көнне РФ ТР вәкәләтле вәкиллеге һәм «Дөньяның Россия фонды» Мәскәүдә П.И. Чайковский исемендәге концерт залында «Фуат Мансуровны искә төшереп» дип исемләнгән концерт оештыралар.
Кичә, танылган музыкант – Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, Мәскәү һәм Казан дәүләт консерваториясе профессоры Фуат Шакир улы Мансуровның тууына 85 яшь тулу хөрмәтенә багышланган.
Концертта күренекле сәнгать эшлеклеләре, яшь башкаручылар, дирижерлар – Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән килгән Фуат Мансуровның укучылары катнашачак. Алар арасында: Зур театрның солистлары, СССРның халык артистлары М.Касрашвили, А.Ведерников, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре А.Нечаева, А.Жилиховский һәм М.Гали; театрның хоры, сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты В.Борисов; Казахстанның халык артисты, профессор А.Мусаходжаева (скрипка), Украинаның атказанган артисты Р. Кадиров һәм башкалар.
Татарстан Республикасыннан Россиянең халык артисты, РФ дәүләт премиясе лауреаты, профессор Р. Абдуллин (орган), ТР антказанган артисты А. Гулишамбарова, П. Чередниченко(ксилофон) киләчәкләр.
Концертның беренче бүлегендә тамашачы Россиянең Л.В.Николаев исемендәге академик оркестрының егетләр симфоник оркестры (баш дирижер В.Валитов, укучысы Ф.Мансурова), ә икенчесендә, Россиянең Н.П.Осипова исемендәге милли академик оркестры (баш дирижер В.Андропов) чыгышын күрә һәм тыңлый алачак.
Программаның режиссеры – Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Светлана Захарова. Кичәдә Фуат Мансуровның гаиләсе дә булачак. Концертка чакыру билетлары белән кереп булачак.