Россия укучылары чит ил киңлекләрен яулый
30 Jun, 2008 Сылу 0
АКШта ИНТЕЛ ИСЕФ исемле Халыкара фәнни–инженер конкурс үткәрелеп килә. Быел бу абруйлы конкурста Россия укучылары да җиңү яулап кайткан. Күпләрегез белә, ИНТЕЛ – бүген процессорлар җитештерүче иң эре компанияләрдән санала.
Мәскәү, Санкт–Петербург шәһәрләреннән ун укучының эше математика, химия, информатика номинацияләрендә иң яхшы, дип билгеләнгән. Бу югары бәяне аларга Нобель һәм математика өлкәсендә абруйлы саналган Филдс премиясе лауреатлары бирә.
Беренче урын алган укучыга 3 мең доллар, икенче урынга – 1 мең, ә һәр номинациядә өченче урын алганнарга 500 доллар күләмендә акча биреләчәк, дип хәбәр итә ИТАР–ТАСС.