Сибгат Хәким иҗатында чишмәләр темасы
Төрле җиргә барып кагылдым
Тавышын тыңлар өчен агымның.
С. Хәким
Максат:
1. С.Хәким иҗаты белән таныштыру.
2. Укучыларның чишмә темасына сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
3. Чишмәләргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, табигатьнең матурлыгын, байлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү.
Җиһазлау:
С. Хәким портреты, чишмә темасына укучылар ясаган рәсемнәр, кроссворд, аудио, видеоязмаларда чишмә турында җырлар, китап күргәзмәсе, С. Хәким белән бәйле фотосурәтләр, Сибгат Хәкимнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация.
Тәрбия сәгате барышы:
Исәнләшү. Сыйныфта талгын гына С. Хәким сүзләре, Ф. Мортазин көенә язылган "Ага чишмә" җыры яңгырый.
Тәрбияче:
-Сөекле һәм талантлы якташ шагыйребез М. Горький һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты С. Хәкимгә багышланган тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.
Күренекле татар халык шагыйре С. Хәким 1911 нче елның 4 декабрендә Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем Нәшриятта ала., "Совет әдәбияты" ("Казан утлары") җурналында эшли.
1941 елны С. Хәким армиягә алына. Рота командиры сыйфатында Ржев һәм Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, “Совет әдәбияты” җурналында эшләвен дәвам итә. 1950 нче елдан бирле ул профессиональ язучылык хезмәтендә.
Беренче шигырьләре 30 нчы еллар башында дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләр тупланган “Беренче җырлар” исемле китабы һәм остазы Г. Тукайга багышланган “Пар ат”, “Шагыйрьнең бала чагы” исемле поэмалары басылып чыга. Сугыш темасы “Курск дугасы” , “Дуга” кебек поэмаларында яктыртыла. Сибгат Хәким шигырьләренең һәр юлы халык фикере, хисе, моңы белән сугарылган. Чөнки ул үзе халыкның әдәби, мәдәни мирасын, көрәш тарихын, өмет хыялларын бик яхшы белә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сибгат Хәким иҗатында чишмәләр темасы | 22.54 KB |