Казан Университеты турында фильм төшерер өчен Казанга Кытай үзәк телевидениесеннән төшерүчеләр төркеме килгән
Үзәк Кытай телевидениесе (China Central Television – CCTV) Казан университеты турында документаль фильм төшерәчәк. Кичә аның сайтында төшерү төркеменең беренче эш көнен уку йоты бинасында үткәрүе хәбәр ителә.
КНР ММЧ вәкилләре хәзерге вакытта ике документаль фильм өстендә эшлиләр – бу «Чит ил кешеләре күзлегеннән Кытай образы» һәм «Узы» ( бәйләнеш, кардәшлек). Аларның сценарийлары турыдан туры университетка кагылышлы.
Документаль фильмның режиссеры CCTV Цзун Пинаны ВУЗның бай көнчыгыш тарихы белән тулыландыра алу кызыксындыра. Шуның белән бәйле рәвештә тарих музеенда да төшерүләр бара.
Шулай ук телевидения төркеме КФУ Конфуций институтында кытай теле дәресен төшерә алды.
Үзләренең Университетта кунак булу вакытында Кытай телевидениясе вәкилләре «Univer ТV» КФУ студентлар телевидениясе белән дә таныштылар. Күптән түгел генә әле бу телевидениядә кытай телендә алып барыла торган тапшыру ачылды.
CCTV төркеме 27 төшерү көне кысаларында әле Россиянең ике шәһәре-Мәскәү һәм Санкт- Петербургка барырга тиеш.
Чыганак: http://mc-idel.ru/tt