Мәскәү өлкәсендә тагын бер татар милли-мәдәни үзәк ачылды
Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсендә тагын бер татар милли-мәдәни үзәге эшли башлады. Долгопрудный шәһәрендә ачылган әлеге оешма төбәктә татар милли традицияләрен саклап калу һәм Тукай телен үстерүгә хезмәт итәчәк.
Әлеге милли үзәк Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Милләтара дуслык һәм Долгопрудный шәһәренең татар мәдәни җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган.
Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров сүзләренә караганда, әлеге проектның төп максаты - Мәскәү өлкәсендәге милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, татар теле үсешен камилләштерү, халыкта әлеге телгә карата кызыксыну уяту.
Үзәкнең эшчәнлегенә килгәндә исә, хәзерге вакытта анда «Халыклар дуслыгы - мәдәниятләр диалогы» дигән махсус күргәзмә уза. Моннан тыш, бинада Татарстан республикасы, татар халкы тарихы, аның милли традицияләре, үзенчәлекле яклары турында күптөрле мәгълүмат китерелгән. Алга таба бинада татар теле буенча курслар, төрле милли бәйрәм һәм концертлар үткәрелер, дип планлаштырыла.