Сүнмәс йолдыз (Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә)
Тәрбияче:
- Исәнмесез, укучылар. Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Сез К. Тинчурин иҗаты белән якыннанрак югары сыйныфларда танышырсыз, бүген без әлеге бөек шәхеснең биографиясенә, аның турындагы истәлекләргә тукталырбыз.
- Укучылар, сез К. Тинчурин турында ниләр беләсез?
Тәрбияче:
- Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 нче сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Белоозерка (Аккүл) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әтисе җир эшкәртү, мал асрау белән шөгыльләнгән. Әнисе Мәхмүдә апа йомшак күңелле, укымышлы хатын булган. Әтисе Кәримне эшче, үзенең булышчысы итеп күрергә теләгән. Әнисе бу исәптән Гали абзый белән һич кенә килешергә теләмәгән һәм күрше авыл мәдрәсәсендә белем алган 13 яшьлек Кәримне, бер танышларына ияртеп, Казанга “бәхет эзләргә” җибәрә.
Әлеге урында К. Тинчуринның тормыш иптәше Заһидә Тинчуринаның язучы Рабит Батуллага сөйләгән сүзләрен тыңлап китик әле.
1нче укучы:
“...Атасы белән Кәрим дус түгел иде. Әнисе мулла кызы. Тәрбияле, укымышлы хатын иде, мәрхүмә. Кәримнең атасы белемсезрәк, ләкин хәлле крестьян иде. Каралты-кура нык. Ләкин ялчы тоткан кеше түгел. Үзе эшли бөтен эшне. Үз көче, балаларның көче белән көрәйгән хуҗалык иде ул. Шуңа күрә ул Кәримне хуҗалыкта калыр, эшче – ярдәмче булыр, дип үстергән, өметләнгән. Каенанам исә, Мәхәммәткәрим бик зиһенле бала, аны укытырга, Казанга җибәрергә кирәк, дигән фикердә тора. Атасы моңа бик тә каршы була, эшче кул хуҗалыктан китә ләбаса. Әнисе Кәримне, яшертен генә, Казанга озата. Кәрим атасының фатихасын алмыйча киткән кеше. Шуның аркасында каенанам белән каенатам арасында гомерлеккә ризасызлык кала. Бәлки, шуңа күрәдер дә Кәрим кунакка кайткач та, атасы белән утырып сөйләшмәде. Атасы да гомер буе эшне минем аша йөртте. Турыдан-туры ул Кәримгә дәшми иде. Кәрим дә минем аша гына әйттерә иде сүзен. Тел яшерәләр иде алар. Каенатам белән без бик дус идек. Ул һәрвакыт миңа: “Зәйдә!” – дип эндәшә иде. Кәрим әнисен үлеп ярата иде. Әнисе дә: “Мөхәммәткәримем!” – дип кенә сөйләшә иде.”
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сүнмәс йолдыз (Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә) | 30.99 KB |