Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” дигән программа старт ала
Чара Интернет технологияләрен һәм кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Иртәгә Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) дигән программа старт ала. Ул “Алга Google белән!” дигән масштаблы мәгариф инициативасының беренче этабы санала. Чара Россия төбәкләрендә Интернет технологияләрен һәм кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
1-13 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында аның кысаларында бизнес-семинарлар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф хезмәткәрләре, программалар эшләүчеләр өчен конференцияләр оештырылачак.
Бу көннәрдә мәгариф хезмәткәрләре белем бирү процессында Интернет технологияләр куллануга багышланган белем күтәрү курслары да узачак. Компьютер программалары эшләүчеләр арасында “Хакатон” дигән махсус бәйге оештырыла.
Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru