26нчы июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көн
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарының даими рәвештә героин һәм опиум куллана торган 8 миллион кешесенең 2 миллионнан артыгы Россиядә яши. Коточкыч сан. Ләкин дәлилләнгән факт.
Нарколог-табиблар әйтүенчә, 90 процент әти-әниләр балаларының наркотик куллануын бик соң – 1,5-2 ел узгач, бала инде тәмам наркоманга әверелгәч кенә белеп алалар. Өстәвенә, моны белеп алган 85 процент әти-әни әлеге хәбәрдән югалып кала, нәрсә эшләргә белми. Бу проблема турында кайчан уйлана башларга соң? Бәлки бала наркотик матдәләргә игътибар иткәнче үктер?!
Әти-әниләргә ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 2007 елда ук “Уңышка юл” исемле махсус программа төзеде. Моңарчы Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында педагоглар өчен үткәрелгән семинарлар да уңай нәтиҗәләр генә бирде. Киләчәктә дә киләчәгебез өчен кайгыртып яшәргә кирәк!