РИУда татар теле, татарлар тарихы курслары старт ала
24 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Барлык теләк белдерүчеләр чакырыла.
Россия ислам университетында татар теле, татарлар тарихы һәм ислам нигезләре буенча чираттагы бушлай курслар башлана. Бу хакта РИУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Без татарлар» дип атала. Әлеге курслар Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнергә, татарларның тарихы турында күзалларга мөмкинлек бирә.
Дәресләр 1 нче октябрьдән башлана, өч ай дәвам итәчәк, һәм бушлай уздырыла. Дәресләр атна саен кичке вакытта үтәчәк. Лекцияләр тәмамлангач, барлык теләк белдерүчеләргә сертификат бирелә.
Оештыру җыелышы шулай ук 1 нче октябрьдә була.
Курслар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Алтын Урда” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru