Бөтенроссия сыйфат оешмасы Сыйфат менеджменты өлкәсендәге 4 Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр чыгарды
Бөтенроссия сыйфат оешмасы Мәскәү шәһәрендә Сыйфат менеджменты өлкәсендәге 4 Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Әлеге конкурста югары бәягә лаек булучылар арасында Татарстан Республикасы вәкиленең булуы куанычлы.
«Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты» Дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесе конкурс лауреаты статусына ия булды.
«Татарстан Республикасында сыйфат белән идарә итүнең заманча ысулларын актив рәвештә гамәлгә ашыручы һәм бу юнәлештә үз эшләре өчен билгеләнергә лаеклы башка оешмаларның да барлыгына ышанам. Тәҗрибә күрсәткәнчә, конкурста уңышлы катнашкан сәнәгать оешмалары үзләренең базардагы урыннарын яхшырталар, җитештергән продукцияләренең көндәшлек сәләте югары була, әлеге факторлар исә яңа инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай форсат», - диелә Бөтенроссия сыйфат оешмасы Президенты Г.П. Воронинның Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменә юлланган рәсми хатында.