Хәрби хезмәткә бакалаврлар да алына
25 Jun, 2008 Сылу 0
Оборона министрлыгы яшь егетләргә тагын бер “сюрприз” әзерләгән. Беренчедән, бу инде күпләргә билгеле факт, хәрби хезмәт дәвамлылыгы 1 елга кадәр кыскартылды. Икенчедән, хезмәткә алу вакыты 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ләкин иң зур яңалык түбәндәгедер: 1 июньнән 2008 елда югары уку йортларын тәмамлаган студентлар да хәрби хезмәткә чакырылачак. Бу бакалавр исемен алганнарны гына түгел, уңышлы гына хәрби кафедралар тәмамлаганнарны да көтә. Ул гына да түгел, югары уку йортын бакалавр буларак бетергән егетләр армиягә гади рядовой солдат итеп алыначаклар.
Баксаң, хәзер запастагы лейтинант исемен һәм шуңа бәйле 2008 елның 1 июненнән армия сафларына алынмау хокукын магистратура тәмамлаган егетләр генә алачак икән.
Чыганак: “Единое окно”