Татар ММЧ җитәкчеләренең Самарадагы укучылары белән очрашуы
19 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Самара өлкәсе ГКУ «Дуслык йорты»нда (Самара шәһәре, Воронежская урамы 9) «Татар массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең укучылары белән иҗади очрашуы» булачак.
Чараның программасында: «Самара татарлары» журналының презентациясе, «Бердәмлек», «Азан», «Сәлам», Камышлы районының «Камышлы хабәрләре» гәҗитләре һәм «Дуслык», «tatarlarsamara.org» сайтлары редакторларының чыгышы. Шулай ук «Дуслык йорты» китапханәсе фонды белән танышу каралган.
Башлана: 24 сентябрь, 18.00 сәгатьтә. Ул сәгать 22.00 га кадәр дәвам итәчәк дип көтелә.