Урыссуның балалар иҗаты үзәге ачык ишекләр көне үткәрде
18 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Шул уңайдан “Балачак иленә рәхим итегез!” исемле бәйрәм узды.
Урыссу балалар иҗаты үзәге үз тәрбияләнүчеләре өчен ишекләрен ачты: биредә Ачык ишекләр көне узды.
Педагогик коллектив “Балачак иленә рәхим итегез!” исемле бәйрәмгә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алды. Укытучылар һәм алар тәрбияләүче балалар әзерләгән музыкаль-күңел ачу чарасы әти-әниләргә һәм укучыларга әлеге үзәкнең зур могҗизалар тудыру сәләтенә иялеге турында тулы мәгълүмат бирде, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru