23-28 сентябрь көннәрендә “Әкият” курчак театрында «Шомбай-fest» I халыкара әкият театрлары фестивале оештырылачак
23-28 сентябрь көннәрендә “Әкият” курчак театрында «Шомбай-fest» I халыкара әкият театрлары фестивале оештырылачак. «Шомбай-fest» фестиваленең төп максаты - башкала тамашачыларын һәм килгән кунакларны дөньяның гаять күп төрле курчак театрлары сәнгате белән таныштыру.
Фестивальдә катнашучыларның тантаналы йөреше Казан шәһәренең Петербург урамында 23 сентябрь көнне 9.30да башлана.
Фестивальдә үзенең иң яхшы спектакльләрен Төркия, Франция, Таҗикстан, Башкортстан, Ингушетия, Рязань, Белгород, Вологда, Кострома, Бреста һ.б. коллективлары күрсәтәчәк. Спектальләр ике залда: кече һәм зур залларда барачак. Фестивальдә барлыгы 20 спектакль күрсәтелү планлаштырган. Шуны әйтергә кирәк, спектакльләр балалар өчен генә түгел, ә зурлар өчен дә бар.
Барлык катнашкан коллективлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеләчәкләр.
«Шомбай-fest» фестивале турында тулырак мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru сайтында таба аласыз.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru