Фәнис Яруллин
Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 февралендә республикабызның Баулы районы Кызылъяр авылында гади игенче крестьян гаиләсендә дөньга килә. Туган ягында урта белем ала.
Бала чакта бергә уйнап, тау битләрендә җиләк җыеп, Ык елгасында су коенып үскән дуслары һәм сабакташлары аны җор сүзле, шат күңелле итеп искә алалар.
Мәктәптә укыганда ук Фәнис шигырьләр яза, тик аларны ул беркемгә дә күрсәтми, калын бер дәфтәргә теркәп бара. Бөек Ватан сугышында әтиләрен югалткан алты балалы гаиләгә тормыш итү җиңел булмый. Җәен бәләкәй арба, кышын чананы бик күп тартырга туры килә аларга. 1957 нче елда Фәнис Совет Армиясе сафларына чакырыла. Анда укчы-радист һөнәрен үзләштерү белән бергә, спорт белән дә мавыгып китә. Әмма шушы мавыгуы аның гадәти генә аккан тормышында кискен борылыш тудыра. Бервакытны спорт күнегүләре үткәргәндә турниктан егылып, ул гомерлек бәлагә дучар була. Шул егылу аркасында нык имгәнеп, Фәнис аягына басып йөри алмас хәлдә кала. Моннан соң аның бөтен тормышы, яшәү рәвеше сыйфат ягыннан үзгәрә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фәнис Яруллин | 11.59 KB |