Мәктәпләр электрон дәреслекләргә күчәчәк
17 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстан мәктәпләрендә электрон дәреслекләр барлыкка киләчәк. “Электрон мәктәп – 2013” халыкара конференциясендә премьер-министр Илдар Халиков әнә шулай дип белдергән.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов фикеренчә, электрон варианттагы дәреслекләр баланың кызыксынучанлыгын арттыра, материал да яхшырак кабул ителәчәк.
Республиканың мәгариф һәм министры Энгель Фәттахов исә электрон дәреслекләргә күчү 2015 елда башланачак, дип ышандыра.
Чыганак: http://vatantat.ru