Россия татарлары "Түгәрәк уен"га җыелды
16 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Казанда «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Кремль алды мәйданында Россия төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары үз осталыкларын күрсәтте.
Казан Кремле эчендә интерактив мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләде. Татарларның төрле этник төркемнәренең җыр-биюләре, уеннары, йолалары, узган фестивальләр лауреатлары катнашында зур концерт булды.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt