IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде!
Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең рәсми сайты яңа гына бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланганын хәбәр итте.
Әлеге моменттан алып бәйгедә катнашучы интернет-проектларны бәяләүгә экспертлар һәм жюри әгъзалары тотыначак. Ә алар быел 70 кә якын! Узган елларда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган (быел бәйгедә катнашмаган очракта гына!) сайт авторларына, татар интернетында исемнәре күпләргә таныш булган интернет-кулланучыларга, IT-өлкәсендә үз эшенең остасы булган белгечләргә быелгы бәйгедә катнашучы сайтларны бәяләүдә катнашу тәкъдиме җибәреләчәк. Сайтларны бәяләү эшендә катнашкан белгечләр составы аннары рәсми сайтның "Жюри" битендә хәбәр ителәчәк.
Статистикага килгәндә. Быелгы бәйгедә катнашырга барлыгы 73 гариза килгән, алар арасыннан бәйгедә катнашу бәхете 68 конкурсантка гына тәтегән (узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 1,4 тапкыр диярлек арткан!).
Бәйгедә катнашучы сайтлар быел сан ягыннан да күбрәк, сыйфат ягыннан да яхшырак! Сайт авторларына һәм авыр һәм җитди эшкә тотынган жюри әгъзаларына уңышлар теләп калабыз!