Норлаттагы мәктәп автобусларына шоферлар җитми
Норлат муниципаль районындагы мәктәп автобусларына шоферлар җитми. 32 автобуска бары 29 шофер туры килә. Бу – иң беренче чиратта машина йөртүчеләр арасында автобус йөртү өчен кирәк булган “Д” категорияле таныклыларның аз булуы белән бәйле, диләр район мәгариф идарәсендә. 2006 елда бер маршруттан башланган мәктәп автобуслары саны хәзер 32гә җиткән, әле тиздән автопаркны яңарту да көтелә икән. Әмма проблемалар да очрап тора. Шул 32 автобус арасында Ключи бистәсеннән шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә йөреп укучы балаларга гына транспорт юк. Ключи шәһәр составына кергәнлектән, балалар мәктәпкә шәһәр эчендәге маршрут автобусында йөри, диләр мәгариф идарәсендә әлеге хәлгә аңлатма биреп. Дөресрәге, мондый категориягә ия булган машина йөртүчеләр, хезмәт хакы аз булганлыктан, мәктәп автобусын йөртергә атлыгып тормый икән, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru