ТР мәктәбе авыл мәктәпләре арасында I олимпиада рейтингын җитәкли
Рейтингта Мәскәүнең белем бирү учреждениеләре 1-10 нчы урыннарны яулаган.
Россия ректорлары берлеге генераль секретаре Ольга Каширина 2012/2013 уку елы нәтиҗәләре буенча I олимпиада рейтингын тәкъдим итте.
Рейтингта Мәскәүнең белем бирү учреждениеләре 1-10 нчы урыннарны яулаган. Шулай ук 20 мәктәп исемлегенә Төньяк-Көнбатыш, Себер һәм Идел буе федераль округы мәктәпләре кергән.
ТР Питрәч авылының 7 нче номерлы лицей-интернаты авыл мәктәпләре арасында I олимпиада рейтингын җитәкли (16 дипломант). Шулай ук 20 мәктәп исемлегенә Татарстаннан Каташ-Каран авылының 79 нчы номерлы лицей-интернаты кергән.
Дипломантлар саны буенча лидер төбәкләр арасында ТР 335тән 16 нчы позициядә. Мәскәү алда бара – монда 6082 дипломант әзерләнгән.
Тикшерү барышында Россия мәктәп укучылары олимпидалары советы исеме астында уздырылган 22 мең 603 олимпида дипломантлары турында мәгълүматлар анализланган. Нәтиҗәдә федераль округлардан 4 мең 872 мәктәп аерып алынган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru