Германиядә татарлар туган телле очрашуга чакыра
Барырга теләүчеләрнең шул хакта алдан белгертүе сорала.
14 сентябрьгә, көннең икенче яртысы авышкач, Германиядә татарларның Франкфурт көзге очрашуы билгеләнгән.
Чәйле, тәм-томлы өстәл артында танышып алгач, уеннар, балалар конкурслары оештырыла. Казан артистлары чыгыш ясый, гомумән, очрашу ямьле булачак, дип вәгъдәләнә. Таләп шундый – татарча күтәренке кәеф һәм туган телдә аралашу.
Франкфурт-на-Майненың төп вокзалыннан Ланген/ Langen шәһәрчегенә ягына таба S3 (Darmstadt Hbf юнәлешендә) һәм S4 (Langen Hbf юнәлешендә) линияләренең S-Bahn поездлары йөри, юлга нибары 25 минут китә, берочтан Франкфуртны да карап барып була. Аннары Langen (Hessen) Bhf станциясеннән очрашу урынына (Berliner Allee 39) җәяүләп 10-15 минутта җитәргә мөмкин, дип милләттәшләргә мөрәҗәгать итә оештыручылар. Очрашуга килүчеләр алдан хәбәр салса, эшне планлаштыруы җиңеләячәген белдерәләр. Взнос бәяләре олылар өчен - 15€, студентларга - 10€, 7 яшькәчә балалар бушлай керә.
Бу хакта Германиядәге татарларның электрон басмасы игълан итә.