Казанда Тукайның гарәп теленә тәрҗемә ителгән китабы тәкъдим ителәчәк
6 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Тәрҗемә авторы – танылган гарәп язучысы Ашрап Абдулзада.
10 сентябрьдә Казанда “Әкият” курчак театрының кече залында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренең гарәп теленә тәрҗемә ителгән җыентыгын тәкъдим итү чарасы узачак. Тәрҗемә авторы – танылган гарәп язучысы Ашрап Абдулзада.
Китапны тәкъдим итү кичәсенә күренекле язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, гарәп мәдәнияте вәкилләре чакырулы. Тамашачыларга курчак театры тарафыннан Тукай әсәрләре буенча куелган спектакль дә тәкъдим ителәчәк.
Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге оештыра, дип хәбәр итә берлекнең матбугат үзәге.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru