Транспорт һәм юл билгеләре
I. Оештыру.
II. [з] авазына тизәйткеч.
Озын-озын, озын юл,
Озын юлга чыкты ул.
Озын юлда озак йөреп.
Очына барып чыкты ул.
III. Табышмаклар:
а) Кылга асылына,
Тимергә таяна,
Утыртып чаба
Теләсәң кая. (Трамвай)
б) Уф итәр, пуф итәр,
Төкеренер дә пошкырыр.
Пошкарса да алып китәр,
Акча түләсәң, илтәр. (Поезд)
в) Канаты бар – йоны юк.
Үзе бара – юлы юк. (Самолет)
Балаларга сораулар.
- Трамвай, поезд, самолет – бер сүз белән ничек атыйбыз?
- Транспортны нинди төрләргә бүлергә була?
- Нинди коры җир транспортларын беләсез?
- Ни өчен алар шулай атала?
Әңгәмә үткәрү.
- Юлда аварияләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Транспортның туктавын кайда көтәләр?
- Сез ничек уйлыйсыз без урамга чыккач кемгә әйләнәбез? (Җәяүлеләргә)
- Кемне җәяүле дип әйтергә мөмкин?
- Ә пассажир кем ул? (Транспортта йөрүчеләр)
- Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да яхшы ярдәмчеләре бар. Ничек уйлыйсыз кемнәр алар? (светофор, юл инспекторы, юл билгеләре)
- Юл чатында нәрсә тора? (Юл чатында светофор тора)
- Светофор да ничә төс бар?
- Ә җәяүлеләр өчен светофорның ничә төсе бар?
- Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?(балалар кәнәфие)
- Әйдәгез әле, балалар, балалар кәнәфие сүзен кабатлыйк, пышылдап әйтик, кычкырып әйтик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Транспорт һәм юл билгеләре | 3.18 MB |