Роберт Миңнуллин Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы орденына лаек булды
4 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ул халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне, әдәбият өлкәсендә иҗади үрләр яулаган өчен орден белән бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Указы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телендә закон текстларының туры килүен ачыклау буенча комиссия рәисе, шагыйрь Роберт Миңнуллин Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы сайтында хәбәр ителә.
Шагыйрь-депутатка орден халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне, әдәбият өлкәсендә иҗади үрләр яулаган өчен бирелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru